ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Кечкенәдән үк нәниләр бармак белән рәсем ясый башлыйлар, аннары инде каләм  яки кисть алалар. Күкчә авылы китапханәсендә «Тылсымлы сүзләр» берләшмәсенә йөрүче балалар «Мин буярга яратам! " акциясенә кушылдылар.

12 июнь көнне Айдар мәдәният йортында үткәрелгән  «Сиңа, багышлыйбыз, Россия» дип исемләнгән рәсем конкурсы Россия көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Конкурс яшүсмерләрнең патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Викторинада югары сыйныф укучылары катнашты. Алар Россия тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Бу көнне бөтен ил буенча күп кенә тантаналы  бәйрәм чаралары уза. 12 июнь көнне Шәтке авылы китапханәчесе "Россия-минем Туган илем» дип исемләнгән Шәтке урта мәктәбендәге  лагерь  балалары белән интеллектуаль уен үткәрделәр. Россия көне - илнең иң яшь һәм иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе, мөгаен.

Сәхнәдә районның иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына мактау грамоталары, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Айдар авыл мәдәният йортының сәнгать фольклор коллективы кунакларны халык традицияләрен һәм йолаларын күрсәтүче чыгышлар белән каршы алды.

6 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә сәнгатькә, А.С. Пушкин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү турында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәдә оештырылган “Рус шигърияте кояшы”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе китапханә укучыларын бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмә янында тәкъдим ителгән басмаларга күзәтү үткәрелде, биредә әдәби сәгать вакытында А.С. Пушкин әкиятләре буенча әдәби викторина уздырылды.

Әлеге дата 2002 елга кадәр Россиянең суверенитет алу турында декларация кабул ителгән көн буларак билгеләп үтелде. Россия көне уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Откуда есть пошла земля русская» дип исемләнгән күргәзмә - презентация ясалды. Күргәзмәнең бүлекләре Россия тарихы, аның традицияләре турында сөйли. Беренче бүлектә Россиянең данлыклы шәхесләре турындагы китаплар урнаштырылды, ул шәхесләрдән башка Дәүләтне бер ничек тә күзаллап булмас иде. Россия халыкларының тормышы турында, һәр китап укучыга китапханәче сөйләп торды.

"Сабантуй" – "сабан бәйрәме" сүзләреннән тәрҗемә ителгән. Чараның чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануына бәйле булуын аңлау кыен түгел. Спорт ярышлары һәм үзенчәлекле уеннар-Сабантуйның традицион атрибутлары булып тора. Шулай ук "Иң оригиналь татар милли костюмы"конкурсы үткәрелде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 9 июнь көнне-Айдар авыл сабантуе мәйданында да кичкә кадәр дәртле җырлар тынмады. Халык күңелле уеннар, татарча көрәш карап хозурланды, бәйрәм иттеләр.

Китапханәче Гильмутдинова Р. мәктәптә оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар янына  килде.  Укучыларга  Россия символларының  төшенчәләрен аӊлатты балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International