12 июнь көнне Айдар мәдәният йортында үткәрелгән «Сиңа, багышлыйбыз, Россия» дип исемләнгән рәсем конкурсы Россия көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Конкурс яшүсмерләрнең патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.