«Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш истәлеге»

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныфы укучылары өчен «Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш истәлеге» дип аталган патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чара тарихи хәтерне саклау, халык каһарманлыгына хөрмәт тәрбияләү һәм яшь буында гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыруда мөһим адым булды.

Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы темасының әдәбиятта аерым урын алып торуын ассызыклады. Язучылар һәм шагыйрьләр ул еллар вакыйгаларын киләчәк буыннарга тапшыру, батырлык һәм кыюлык үрнәкләрен мәңгеләштерү өчен үз әсәрләрендә тирән эз калдырган. Укучыларны

К. Симоновның — «Тереләр һәм үлеләр»,

В. Быковның — «Сотников»,

Б. Васильевнең — «А зори здесь тихие»,

В. Кондратьевның— «Сашка»,

Ш. Мостафинның — «Хәтер яктысы», «Утлы еллар кайтавазы»,

Н. Дәүлинең — «Яшәү белән үлем арасында»,

М. Әмирхановның — «И кылган догам минем» Һ.б. әсәрләр белән таныштырдылар.

Чарада «Тарихны онытмыйк» презентациясенә аерым игътибар бирелде. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның батырлыклары һәм язмышлары турында сөйләнде. Укучылар сугыш чорының авырлыкларын, каһарманлыкларын һәм тыныч тормышның кадерен тагын да тирәнрәк аңлады. Бу очрашу яшьләр күңелендә тарихка, әдәбиятка һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен тагын да ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International