Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Сауш авылы китапханәсендә мәктәп яны лагеренә йорүче балалар белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага информацион сәгать үткәрелде.
Кичә барышында китап укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. “Я гражданин России” китабына телдән презентация ясалды. Соңыннан балалар сорауларга җаваплар бирделәр.
2019 елның 14 июнь көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Хәлилов Хәбир Хәлил улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәбир абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә 5 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Сәламәтлеккә ачкыч» дигән файдалы мәгълүмат ярминкәсе булып узды. Чараның девизы «Здоровье сгубишь – новое не купишь!” Дискуссия өчен, әлбәттә, сәламәт туклану һәм файдалы гадәтләр темасы булды.
Яше – карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Максабаш авылы узешчәннәре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм ачылышында катнашып, жыр-бию белән кунакларны каршыласалар, яшь узешчәннәр Сабантуй сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте.
9 июнь көнне Ямбулат авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.
8 июнь көнне Теләче авылының үзәк мәйданында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә Ямбулат авылы клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективы да бик актив катнаштылар, бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуй Россия халыкларын берләштерүче һәм аларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирүче бәйрәм булып тора. 9 июнь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова авыл активлары белән берлектә «Сабантуй» бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
Сабан туенда олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте, милли көрәш карады, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, уеннарда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар һәм өйләренә якты тәэсирләр белән таралыштылар. Сабантуй мәйданында күңелле җырлар, нәфис сүз, уен-көлке кичкә кадәр яңгырады. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «В волшебной Пушкинской стране» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре, әсәрләре, шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тупланган буклетлар тәкъдим ителде.
Бу көнне, гадәттәгечә, районыбыз халкы Россия көнен билгеләп үтә. Ул көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Туган илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Конкурстан тыш, китапханәнең үзендә дә китап күргәзмәсе оештырылды, анда дәүләтебез тарихы һәм илебезнең бүгенге көне турындагы китаплар тәкъдим ителде.
Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән, Россия көне уңаеннан, «Мин Россия гражданы» темасына ачык һавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн турында белделәр, дәүләт символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.