Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә 5 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Сәламәтлеккә ачкыч» дигән файдалы мәгълүмат ярминкәсе булып узды. Чараның девизы «Здоровье сгубишь – новое не купишь!” Дискуссия өчен, әлбәттә, сәламәт туклану һәм файдалы гадәтләр темасы булды.
Яшь укучыларга хәзерге дөньяда үз сәламәтлегеңне югалтмау, саклап калу һәм арттыру юлларын ачыкларга тәкъдим ителде. Балалар әңгәмә барышында сәламәт туклану өчен кирәкле витаминнар турында мәгълүмат алдылар. Балалар «Угадай витамин», «Вредное или полезное» конкурсларында катнашу белән бик зур кызыксыну күрсәттеләр.