8 июнь көнне Теләче авылының үзәк мәйданында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә Ямбулат авылы клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективы да бик актив катнаштылар, бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.