12 июнь – Россия көне. Россия Федерациясенен дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көн.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән, Россия көне уңаеннан, «Мин Россия гражданы» темасына ачык һавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар  Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация  кабул иткән көн турында белделәр, дәүләт символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International