Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуй Россия халыкларын берләштерүче һәм аларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирүче бәйрәм булып тора. 9 июнь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова авыл активлары белән берлектә «Сабантуй» бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
Сабан туенда олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте, милли көрәш карады, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, уеннарда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар һәм өйләренә якты тәэсирләр белән таралыштылар. Сабантуй мәйданында күңелле җырлар, нәфис сүз, уен-көлке кичкә кадәр яңгырады. Бәйрәм бик күңелле үтте.