Яше – карты, бала-чагасы барысы да бәйрәмгә бик ныклап әзерләнеп килгән иде. Максабаш авылы узешчәннәре дә әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм ачылышында катнашып, жыр-бию белән кунакларны каршыласалар, яшь узешчәннәр Сабантуй сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Милли бәйрәм Сабантуй һәркемгә шатлык, куңел күтәренкелеге бүләк итте.