Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр. Чара ахырында китапханәче балаларга китапны яратырга, кадерен белергә һәм даими укучылары булырга чакырды.
Балаларны рәсем сәнгәтенә тарту,шулай ук, җәйге ялларын күңелле үткәрү максатыннан 16 июнь көнне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, «Балачак» һәм “Салават күпере” берләшмәләренә йөрүче балалар белән “Эх ,ямьле син балачагым” дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.Балалар чын рәссам шикелле асфальтка сүрәт төшерделәр.Акбур белән ясаган рәсемнәрдә – аларнынң гаиләләре,дуслары,яраткан уеннары,җәй бизәкләре һәм әлбәттә тынычлыкны чагылдырган ,барысына да нур сибүче кояш сурәтләнгән иде.Балаларның рәсемнәре берсеннән -берсе матур иде.
2019 елның уңышын вакытында хәм сыйфатлы итеп җыйнап алу максатыннан, район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннары паркын хәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасын, амбар хуҗалыгын әзерләү бара.
Урып-жыю чоры – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Шуның өчендә, барлык ашлык җыю техникасы әзерлек сызыгында булырга тиеш, иң мөхиме игътибарны ашлык җыю комбайннарына хәм ашлык җыюда катнаша торган башка агрегатларга, ашлык җыю комбайннарын ике механизатор белән тәэмин итәргә хәм шулай ук, кирәкле запасчастьләрне алып кайтып, тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл итү тора. Шулай ук, иң мөхиме игътибарны амбар хуҗалыгы әзерлегенә – ашлык складларының әзерлегенә (чистарту, агарту, корткочларга каршы эшкәртү), ындыр табагындагы машиналарның әзерлегенә (ашлык киптерү, орлык чистарту линияларына хәм машиналарына) бирергә кирәк.
Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә «Мой гимн, мой флаг, моя Россия» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Анда безнең дәүләт тарихы буенча әдәбият, шулай ук илнең бүгенге көне турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәне оештыруда Россиянең дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн тексты кулланылды.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Россия көненә карата
"Россия Минем Ватаным" дигән викторина үткәрде.
15 июнь көнне Баландыш төп мәктәбендә оештырылган “Кояшкай” лагерына йөрүче балалар ПДН буенча җаваплы Шалахметов Раил Нургалиевич белән очрашты. Ул хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик әңгәмә алып барды. Велосипедта йөрү, зарарлы гадәтләрдән читтә тору, кичке 11 дән соң урамда йөрмәү, урлашырга ярамау турында сөйләде.
Сабантуй күптән Халыклар дуслыгы символына әверелде. Аны кечкенә авылларда да, районда да зурлап билгеләп үтәләр. Быел сабантуй 8 июньдә узды. Теләчелеләр һәм район кунаклары мәйданда очраштылар, анда аларны төрле программа көтә иде.
Сабантуй - ул җәй һәм җылы очрашу гына түгел. Аның күп гасырлык тарихы бар, һәм иң мөһиме ул игенчеләр белән бәйле. Шуңа Күрә Сабантуйны ачу тантанасы да авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын һәм ветераннарын хөрмәтләү белән башланып китте.
Ә аннан соң кызу спорт ярышларын яратучылар милли көрәш буенча турнирда очраштылар. Ат чабышын яратучылар ипподромда берләшкәннәр.
Иҗади номерлар белән барлык кешеләрне җыелган биючеләр һәм җырчылар сөендерде.
Россия көнендә Шармыш авыл китапханәсе «Вместе мы большая сила, вместе мы страна Россия " дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Нинди Россия? Без аның турында нәрсә беләбез? Ватан турында сөйләгәндә без нәрсә белән горурлана алабыз? Россиядә гаҗәеп нәрсә соң? Бу хакта бүген безнең сөйләшү булды.
Җәйге каникуллар алдыннан балалар җәйге уку программасы турында хәбәр иттеләр. Без мәгълүмат стендында мәгълүмат урнаштырдык. Яшь китап укучыларыбызга реклама буклетлары таратылды. Җәйге укулар программасы темасы буенча китапханәдә «кызлар да, малайлар да – барысы да китаплар ярата" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә янында җәй планнары турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында без үзләренең җәйге ялыннан алган тәэсирләре, уку китаплары, яңа танышлыклары турында стенгазетта язарга булдык.
Бу көн милли бердәмлек, ирек, гражданлык тынычлыгы һәм татулык, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Мин Россиядә яшим" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Ил, аның символлары, халкы, истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында «Мин Россия гражданины», «Россия балалар өчен» китапларына күзәтү ясалып әңгәмә үткәрелде.