12 июнь көнне илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бу көн милли бердәмлек, ирек, гражданлык тынычлыгы һәм татулык, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Мин Россиядә яшим" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Ил, аның символлары, халкы, истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында «Мин Россия гражданины», «Россия балалар өчен» китапларына күзәтү ясалып әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International