ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Кояшкай» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге уенда бик актив катнашты. Биредә балаларны татар халкының тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштырудан тыш, республикабызда үзенең гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән күпмилләтле халыкның тыныч һәм тату яшәве, символлардагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләнде. Шулай ук Татарстан гимны тыңланды һәм флагы күрсәтелде.

Бәйрәмдә опера һәм эстрада җырчысы, ТР Тукай бүләге иясе, РФ һәм РТ халык артисты,  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры  Венера Әхәт кызы Ганеева һәм аның шәкертләре дә катнашты.

Татар халык әкиятләре, асылташлар тавы кебек, халык зирәклеген тасвирлаган, гаделлеккә һәм яхшылыкка өйрәтәләр. Алар борыңгы вакытта ата-бабаларының тормыш үзенчәлекләрен, аларның гореф-гадәтләре, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт, намуслылык, әдәплелек һәм кунакчыллыкны күрсәтәләр. Балалар бик теләп "Ай Һәм Кояш", "Өч кыз", "Камыр-батыр"әкиятләрен тыңладылар. Әкият тарихын тыңлаганнан соң, балалар сорауларга җавап бирделәр, геройларның гамәлләре, явызлыкны җиңү, әти-әниләргә ихтирам һәм хөрмәт турында, гади кешеләрнең игелеклелеге турында фикер алыштылар. Соңыннан "Кырмысказки" татар телендәге мультфильм карадылар, рәсемнәр ясадылар.

                                                            

Баландыш төп мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагерына йөрүче балалар авыл хуҗалыгы эшчеләре белән таныштылар.

Хәрмәтле әти-әниләр ,җәй табигатьнең иң матур фасылларының берсе. Шул ук вакытта балалар куркынычсызлыгы  ягыннан  да иң куркыныч вакытларның берсе.Шуңа курә,балаларны да аеруча күзәтергә,алар белән әңгәмэлэр үткәрергә кирәк.Онытмагыз,сезнең игътибар бик мөхим!

Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыру, наркотикларга, алкогольгә һәм тәмәке тартуга тискәре караш булдыру максатыннан Әбде авыл китапханәсе «Мин сәламәтлекне сайлыйм» дигән чара үткәрде, анда балалар күп кызыклы, файдалы мәгълүмат ишеттеләр, әңгәмәдә актив катнаштылар — сорауларга җавап бирделәр, зарарлы гадәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр, беркем дә битараф калмады.

15 июнь көнне   Иске Җөри авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Р.  Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче  “Ак каен”   ял лагерына йөрүче укучылар белән терроризмга каршы “Терроризм гасыр афәте” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде.    Балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләнде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды.  Балалар террорчылык актларының  мисаллары  һәм шул вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

14 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Китап  сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар  белән “Туган як сукмаклары буйлап”  дип исемләнгән  экологик дәрес  үткәрде.  Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Укучылар  табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау  – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International