Фестивальдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты. Ярышлар программасы буенча ГТО III-IV баскычында катнашучылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: йөзү, отжимание, алга наклон, йөгерү, урыннан сикерү, ГТО эстафетасы һәм тестлаштыру.
Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта ОФП буенча Шәтке урта мәктәбе укучысы Диана Җәләева 2 урынны яулады.
12 июнь көнне барлык илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Шушы көнгә карата Ямбулат авылы китапханәсендә «Вместе мы – большая сила, вместе мы – страна Россия!» дигән әдәби сәгать уздырылды.
Максаты: укучыларда Ватанга мәхәббәт, туган якка, өлкән буынга карата хөрмәт һәм ихтирам аша әхлакый - патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итү.
Бәйрәмебез Субаш авылының авыл көйләре белән башланып китте. Тройсын бәйрәмендә Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре авыл активлары белән берлектә дини бәйрәмебезне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.
18 нче июнь көнне Казан шәһәрендә тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган” ШАЯН ТВ” балалар телевиозин каналында “ Акыл – Батл” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. “ Акыл –Батл” дигән интеллектуаль уенда Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шиһапов Нияз көч сынашты. Икенче турга Нияз беренче турда катнашкан укучыларны җиңеп, югары баллар алып чыккан иде. Директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова җитәкчелегендә Нияз барлык фәннәрдән сорауларга дөрес җавап биреп, яхшы чыгыш ясады. Ниязның уенын тиздән” ШАЯН ТВ” балалар телевизион каналында карап булачак. Котлыйбыз!
Җәй! Нинди рәхәт вакыт. Бигрәк тә сабыйлар өчен. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Балаларыбыз җитез, өлгер, зирәк, сау саләмәт булсыннар өчен саф һавада төрле уеннар уйнау бигрәк тә файдалы. Безнең Шәдке бакча балалары да төрле характерда уеннар уйлап табып, тату, дус булып уйнап вакытларын бик күңелле үткәрәләр.
Хәрәкәтләнү -балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “ Хәрәкәттә- бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.
Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» үткәрү турында.
Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Әлеге акция кысаларында үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче “Ак каен” хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән “Наркотикларга каршы бердәм көрәшик” дип исемләнгән әңгәмә алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.
Хәрәкәтләнү - балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.
14 июньнән 16 июньгә кадәр Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хуҗин Й. Р. «Тарихи үсештәге Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать " дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты. «Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары» дип аталган төбәкара Сабантуй-2019 кысаларында Ык елгасы буенда уздырылды.