Елда Республикада 26 майдан 26 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» исемле акция үткәрелә.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш.  Әлеге акция кысаларында  үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы   китапханәчесе Гильмутдинова Р.  һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән берлектә  сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче  “Ак каен”  хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән “Наркотикларга каршы бердәм көрәшик” дип исемләнгән  әңгәмә алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International