ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бәйрәмебез  Субаш  авылының авыл көйләре белән башланып китте. Тройсын бәйрәмендә  Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл активлары белән берлектә, дини бәйрәмебезне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.

Чараның максаты – төрле практик хәлләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту, юлда үзеңне дөрес тота белүне тәрбияләү.

Чарада  ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.  катнашты. Кечкенә төркем балалары (тәрбияче Һадиева Ф. Г.) җитәкчелегендә уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Чара балалар өчен бик күңелле узды: алар җырлар башкардылар, ярыштылар, уеннар уйнадылар, чара темасы буенча шигырьләр сөйләделәр. Уеннарда балалар җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә булдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.   

Узәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында оештырыдган “Рост” мәктәп яны лагерында Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафилевна җитәкчелегендә оештырылган “Волшебный мир” түгәрәге үз эшен дәвам итә.

Түгәрәк өчен төзелгән программа үз эченә кул эшләренә багышланган бик күп төрле эшчәнлекне исәпкә алып төзелгән: кәгазь, пластилин белән эшләүләр. Һәр көнне балалар өчен бу төр эшләрдән тыш, балаларны кызыксындыру максатында бик күп төрле беседалар, очрашулар һәм экскурсияләр оештырыла.

19 нчы июнь көнне Казан шәһәренең 182нче политехник лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү:тәҗрибә ,проблемалар , перспективалар” темасына республика август киңәшмәсе секциясе булып узды. Секция эшендә безнең балалар бакчасыннан бакча мөдире Хасаншина Ф.Ф катнашты.Киңәшмә ахырында, нәтиҗә буларак резолюция кабул ителде.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе "Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге» тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 июнь  көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Юзеева Наилә Гәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Наилә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

19 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофор ярдәмгә ашыга» дигән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Әмма сәяхәткә киткәнче, балаларга шифрограмманы киңәйтергә туры килде.  Сәяхәт вакытында балаларга кайбер биремнәрне үтәргә тәкъдим ителде, башта «Автомобильчеләр» һәм «велосипедчылар» командаларына бүленеп бирелде.

16 июнь көнне Иске Җөри  авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, “Ак каен” лагерына  йөрүче балалар  белән  авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче  балаларны  чишмәнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда,  ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International