2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе "Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге» тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.
Чараны бөтен эш көне дәвамында Теләче авылы, Гоголь урамы, 22 нче йорт адресы буенча 8.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр консультантларның сменалы составы белән төшке ашкка бүленүсез үткәрү планлаштырыла.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.