16 июнь көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, “Ак каен” лагерына йөрүче балалар белән авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.