Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча «Күңелле светофор»дигән чара узды.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Чараның максаты – төрле практик хәлләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту, юлда үзеңне дөрес тота белүне тәрбияләү.

Чарада  ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.  катнашты. Кечкенә төркем балалары (тәрбияче Һадиева Ф. Г.) җитәкчелегендә уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Чара балалар өчен бик күңелле узды: алар җырлар башкардылар, ярыштылар, уеннар уйнадылар, чара темасы буенча шигырьләр сөйләделәр. Уеннарда балалар җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә булдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International