Җәй көне аларга китап белән кызык булсын өчен, балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын ничек уздырырга? ... Барлыгы җәйге лагерьлар эшләгән чорда, Шәтке китапханәсенә 60 тан артык бала килде. Китапханәдә балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытлары уку белән генә чикләнмәде. Балалар бик теләп «Каникул китап белән» шигъри акциясендә катнаштылар, 21 июнь көнне алар анда шигырьләр укыдылар, әкиятләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр. Барлык балалар да китапханәдән күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Күкчә авылы китапханәсендә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Экстремизмның киләчәге юк!” – дип исемләнгән темага багышлап плакатлар ясалды.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "И помнить страшно, и забыть нельзя " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Наркомания-безнең тормышыбызга үтеп керүче иң куркыныч явызлыкларның берсе булып тора. Тәкъдим ителгән күргәзмәдә “Үзеңне һәм якыннарыңны бу бәладән ничек йолып калырга?”, “Наркоманнар әлмәгенә ничек эләкмәскә?” кебек сорауларга да җавап табарга мөмкин иде. Яшәү никадәр кызык! Спорт белән шөгыльләнү, бию, китаплар уку, бер-беребез белән аралашудан күпме рәхәтлек алырга мөмкин бит!
2019 нчы елның 20 июнендә “Теләче” спорт мәктәбе Теләченең волейбол мәйданында 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде. Барлыгы 4 мәктәптән 32 укучы катнашты.
20 июнь көнне Олы Мишә авылында мәктәп яны лагерына йөрүче балалар Урта Мишә авыл китапханәсендә экскурциядә булдылар. Китапханәче Мухаметшина Г. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды.
Соңыннан балалар бу замана афәте турында фикер алыштылар.
Китапханәче балаларга милләтләр дуслыгы турында сөйләде, дуслык сүзенеӊ мәгънәсен аӊлатты. Балалар дуслык турында мәкальләр эйтештеләр, шигырьләр сөйләделәр.
14 нче июнь көнне Баландыш мәдәният йортында, каникул чорында мәктәп каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән очрашу үткәрелде. Алар белән «Без бәхетле балалар!» дигән девиз астында күңелле уеннар һәм биюләр оештырылды.