“Балачак” берлэшмэсенэ йоруче укучылар һәйкэл янында Боек Ватан сугышында ятып калганнар истэлегенэ шэмнэр кабыздылар. Соныннан бер минутлык тынлык белэн сугыш каһарманнарын искэ алдык.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньнен Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. 22 июнь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “Онытырга хакыбыз юк...” дип яшьләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә очрашу оештырылды. Без Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз, тыл ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.
Олы Мәтәскә авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, ясле-бакча тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Авыл җирлеге башлыгы кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте.Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды.
Сугыш үткәннәргә китә, тарих сәхифәсенә әверелә, күпме гасырлар үтсә дә, халык хәтере шулай ук туганнар каберләре өр-яңа чәчәкләр кебек яңа, шулай ук мәңгелек ут кебек булачак.
Ике Дания арасында-ныклы җеп. Ул дәһшәтле һәм авыр хезмәт елларын бергә бәйләгән. 22 июнь – Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган геройларны искә алу һәм кайгы көне. Бу тозэлми торган яра, хәтер турында күңелендә һәлак булган хатын-кызлар, әниләр, әтиләр, балалар.
Чемпионатта һәм беренчелектә 42 илдән 230 спортчы катнашты.
Бәйгенең финал ярышлары Татарстан Республикасы Саба районының шул ук исемдәге авылында татар мәдәниятенең иң зур фестивале – Мингер сабантуйының 35 мең кунагы күз алдында узды.
Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2019 елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2019 елның 1 сеннән 9 июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм сөтчелек тармагының торышы турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.
Китапханәче Гильмутдинова Рузалия балаларга ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап «Биредә синең тарихың” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты туган төбәгебезгә, аның тарихына һәм мәдәниятына мәхәббәт үстерү иде.
Балалар шулай ук китапханәдә куелган “Үз тарихыңны яхшы бел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.