Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2019 елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2019 елның 1 сеннән 9 июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.
Хуҗалыкларның баланста торган ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздыру графигы:
|
№ т/б |
Хуҗалыклар |
Ашлык җыю комбайннары |
|
|
Техникалар саны |
Үткәрү вакыты |
||
|
1 |
ҖЧҖ «Алан» |
4 |
1.07.2019 |
|
2 |
ҖЧҖ «Игенче» |
6 |
2.07.2019 |
|
3 |
ҖЧҖ «Тукаш» |
7 |
3.07.2019 |
|
4 |
ҖЧҖ «Тан» |
5 |
4.07.2019 |
|
5 |
ҖЧҖ «Агролак» |
3 |
5.07.2019 |
|
6 |
ҖЧҖ «Тюлячи Агро» |
22 |
8.07.2019 |
|
7 |
Я/х «Теләчеагрохимсервис» |
1 |
9.07.2019 |
|
Итого |
48 |
|
Дәүләт техник карау хуҗалыкларның машина-трактор паркларында үткәреләчәк.
Азык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, ике механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшереләчәк.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителергә тиеш.