ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Очрашуга «Хыялый балачак” берләшмәсе һәм кунакка кайткан балалар чакырылды. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды, шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Сугышларның авыр хатирәсен йодрыкларга салып төйнәдек”дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Аның төп максаты балаларны әкиятләргә җәлеп итү иде, чөнки нәкъ менә әкият аша нәниләр яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм тугрылык, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын ала. Нәкъ менә әкиятләр балаларга аңлаешлы итеп нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлата.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган.  22 июнь көнне Иске Жөри  авылы китапханәчесе “Ак каен” лагерына йөрүче балалар белән «Билгесез солдат» һәйкәле  янына   чәчәкләр салдылар. Укучыларга   Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде.   Укучылар  Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.

Каенлык аланында 11  муниципаль районның   ишек аллары Казан халкын үзенең зәвыклы бизәлеше, сый-хөрмәте, милли уеннары, татарча көрәше, җыр -бию,күргәзмәләре белән каршы алды, кунак итте.Һөнәрчеләр елы уңаеннан Теләче ишек алдында оста куллы һөнәр ияләрен күрергә мөмкин иде. Чабата үрүчеләр, аяк тегү машиналары, авыл мичендә  кайнар коймак пешерүчеләр,Айдар авыл җирлегеннән 53 нче елгы "Кыңгыраулы" кул сепаратыннан аертылган авыл каймагы белән  сыйлаучылар - барсыда Теләченекеләр иде.

 

22 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугыш шулай башланып китте» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.  Бөек Ватан сугышы, кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш. 

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2019 нче елда 3  нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

24 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу өлешендә   гамәлгә  ашыру мәсьәләсе   буенча     видеоконференция режимында  киңәшмә узды,  ул  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары Оксана Лут рәислегендә  барды.

Яу кырында ятып калганнарны искә алу көне. 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә,  "Халык хәтере - мәңгелек" исемле китап күргәзмәсе куелып,  әңгәмә үткәрелде.

Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап 21 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Зур һәм якты барыр юлларың, Син - туган ягым – Татарстаным!” исемле китаплар күргәзмәсе куелып, әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр. Бүгенге көндә нәшер ителә торган вакытлы матбугат: "Татарстан", "Идел", "Казань" һәм башка журналлар шулай ук республикабызның үсеш юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International