22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Очрашуга «Хыялый балачак” берләшмәсе һәм кунакка кайткан балалар чакырылды. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды, шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Сугышларның авыр хатирәсен йодрыкларга салып төйнәдек”дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International