22 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугыш шулай башланып китте» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы, кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш.
Күргәзмәдә укучылар игътибарына совет кешеләренең батырлыгы турында китаплар тәкъдим ителде. Моннан тыш, балаларга Бөек Ватан сугышы елларында балаларның батырлыгы турында язылган китаплар тәкъдим ителде.
Укучылар «пионерлар - геройлар» сериясе открыткаларында сүрәтләнгән сугыш геройлары белән таныштылар. Авыр сугыш елларына туры килгән балалар хатирәләре турында Дмитриева Л. А. сөйләде. Сугыш башланганда аңа 13яшьләр тирәсе була. Балалар зур кызыксыну белән аның сөйләгәнен тыңладылар. Ахырда Дмитриевага Л. А. балалар кулы белән ясалган открытка бүләк ителде.