ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды.  Биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышты.Теләче районы да үз утарында районыбыз халкының көнкүрешен, милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Хөнәрчеләр үзләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә тәкъдим итсә, мәдәният хезмәткәрләре район үзешчәннәре белән бергә күңелле концерт программасы белән сөендерделәр.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ лагерендә ял итеп кайттылар.Икенче төркем  балалар  Мамадышта “ Гөлстан” һәм  Арчада “ Без – Тукай оныклары “   лагерьләрендә сәламәтлекләрен ныгыталар.Җәйге яллар күңелле үтә.

25 июнь көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Тылсымлы сүзләр» балалар берләшмәсе белән сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, китапханә территориясендә «Спорт - сәламәтлек нигезе» дип исемләнгән темага төрле уеннар үткәрде.

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре - 1941 елның 22 июне  турында сөйләде.

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен  бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә.

Менә күптән көткән  җәй килеп тә җитте. Безнең уртанчылар группасы төркеме балалары тәрбияче апалары, шәфкать туташы белән бездән якын гына урнашкан чишмәгә сәяхәткә киттеләр. Экскурсия барышында балалар табигатьттәге үзгәрешләр белән таныштылар ,кошлар сайравын тыңлап матурлыкка сокланып йөрделәр. Экскурсия барышында викторина үткәрелде,табышмакларга җаваплар табылды.

25 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә Анна Ахматова иҗатына багышланган «Тормыш һәм иҗатка кыскача күзәтү» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән файдаланучылар Анна Ахматованың шигърият дөньясына чумдылар, аның язмышын һәм иҗатын өйрәнделәр.

Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны.  Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү максатыннан, 22 июнь көнне Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International