26 июнь көнне Теләче районы Теләче урта мәктәбендә «Честный квиз» дип исемләнгән интерактив чара булып узды. Чараның максаты-коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, башкару һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Бу көнне халкыбыз Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган каһарманнарны искә ала. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Онытма, кешелек!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.Китап укучылар яу кырларында ятып калган якын кешеләре турындагы истәлекләре белән бүлештеләр һәм сугыш темасын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар.
22 июнь көнне Сауш авылы китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан китап күргәзмәсе куелып, авыл яшьләре өчен “Хәтеребез һәрчак уяу булсын” темасы белән информацион сәгать үткәрелде. Бу үткәрелгән чара ярдәмендә яшьләрдә патриотизм хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә бер адым булып тора.
25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм үхз көченә дә керде инде.
26 июньдә Теләче урта мәктәбендә « Честный квиз» дип аталган, коррупциягә каршы оештырылган зур ачык чара үтте.
25 июнь көнне Сауш авыл китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Интернет - дусмы, дошманмы?”темасына библиографик дәрес үткәрелде. Балалар дәрес барышында интернетның барлыкка килүе, аннан файдалану кагыйдәләре, файдасы һәм зыяны турында кызыклы мәгълүмат белделәр.
Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан , 25 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Мин наркотикларга каршы, ә син?» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Клуб янындагы мәйданчыкта бөтен халыкны җырлар һәм халык уеннары белән каршы алдылар. Бәйрәмдә халык күңел ачты,тәмле коймак белән сыйланды, уеннар уйнады, биеде һәм җырлады. Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр алдылар.
23 июнь көнне Ачы авылы китапханәчесе "Сударушка" халык ансамбле составында Татарстан халкының яраткан "Сабантуй" бәйрәмендә актив катнашты. Кунакларны Татарстан башкаласы сәхнәсендә күңелле җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар.
Бөек Ватан сугышы башлану тарихы турында сөйләде. Балалар китапханәдә булган сугыш турындагы китаплар белән таныштылар. Чара ахырында балаларны чәй белән сыйладылар.