Клуб янындагы мәйданчыкта бөтен халыкны җырлар һәм халык уеннары белән каршы алдылар. Бәйрәмдә халык күңел ачты,тәмле коймак белән сыйланды, уеннар уйнады, биеде һәм җырлады. Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр алдылар.
Китапханәдә, китап укучылар игътибарына «Чтобы летом не скучать, выбирай что почитать» китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәдә китап сөючеләр игътибарына төрле зәвыктагы китаплар тәкъдим ителде һәм һәркем күңеленә хуш килгән китап таба алды.