26 июньдә Теләче урта мәктәбендә « Честный квиз» дип аталган, коррупциягә каршы оештырылган зур ачык чара үтте. Ачык чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович, антикоррупция буенча Президент аппараты идарәсе төп советнигы Никонов Руслан Викторович, антикоррупция буенча яшьләр программасы җитәкчесе Лапенкова Алена Юрьевна, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владмировна, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурмөхәметов Азат Анасович, мәктәп директоры Нәҗипов Раиль Расифович катнашты. Ачык чарада районыбыз укучылары антикоррупция буенча соруларга җавап бирделәр, гуманитар фәннәр буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чара бик нәтиҗәле үтте.