«Честный квиз» дип исемләнгән интерактив чара булып узды.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

26 июнь көнне Теләче районы Теләче урта мәктәбендә «Честный квиз» дип исемләнгән интерактив чара булып узды.  Чараның максаты-коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, башкару һәм гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияләү. Сәламләү сүзе белән Теләче муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Р. В. Никонов чыгыш ясады. Чарада Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. А. Нурмөхәммәтов, «мәгариф бүлеге» житэкчесе Н.В. Карпова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Мирайханова Ч. И., " Форпост» МБУ директоры Сәйфетдинов Р. Р., «Телэче» җирле газетасы вәкиле һәм район мәктәпләре укытучылары катнашты. Чараны " Бирмәскә - алмаска! " программа житэкчесе А. Ю. Лапенкова һәм" Бирмәскә - алмаска! программасынын активисты "Рамазанова Р. Р. уткэрделэр. Командаларда катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International