Менә күптән көткән җәй килеп тә җитте. Безнең уртанчылар группасы төркеме балалары тәрбияче апалары, шәфкать туташы белән бездән якын гына урнашкан чишмәгә сәяхәткә киттеләр. Экскурсия барышында балалар табигатьттәге үзгәрешләр белән таныштылар ,кошлар сайравын тыңлап матурлыкка сокланып йөрделәр. Экскурсия барышында викторина үткәрелде,табышмакларга җаваплар табылды.