Сабантуйның төп мәйданы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылды. Биредә Татарстанның 11 муниципаль районы үз утарларын ачты. Һәр район үзләренең үзенчәлекле яклары һәм аерымлыгы белән Сабантуй кунакларын гаҗәпләндерергә тырышты.Теләче районы да үз утарында районыбыз халкының көнкүрешен, милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Хөнәрчеләр үзләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә тәкъдим итсә, мәдәният хезмәткәрләре район үзешчәннәре белән бергә күңелле концерт программасы белән сөендерделәр.