Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү максатыннан, 22 июнь көнне Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрде.