Яу кырында ятып калганнарны искә алу көне. 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә, "Халык хәтере - мәңгелек" исемле китап күргәзмәсе куелып, әңгәмә үткәрелде.