“Зур һәм якты барыр юлларың, Син - туган ягым – Татарстаным!”

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап 21 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Зур һәм якты барыр юлларың, Син - туган ягым – Татарстаным!” исемле китаплар күргәзмәсе куелып, әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр. Бүгенге көндә нәшер ителә торган вакытлы матбугат: "Татарстан", "Идел", "Казань" һәм башка журналлар шулай ук республикабызның үсеш юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International