23 июнь көнне башкалабыз Казанда милли бәйрәмебез Сабантуе булып узды.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Каенлык аланында 11  муниципаль районның   ишек аллары Казан халкын үзенең зәвыклы бизәлеше, сый-хөрмәте, милли уеннары, татарча көрәше, җыр -бию,күргәзмәләре белән каршы алды, кунак итте.Һөнәрчеләр елы уңаеннан Теләче ишек алдында оста куллы һөнәр ияләрен күрергә мөмкин иде. Чабата үрүчеләр, аяк тегү машиналары, авыл мичендә  кайнар коймак пешерүчеләр,Айдар авыл җирлегеннән 53 нче елгы "Кыңгыраулы" кул сепаратыннан аертылган авыл каймагы белән  сыйлаучылар - барсыда Теләченекеләр иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International