Аның төп максаты балаларны әкиятләргә җәлеп итү иде, чөнки нәкъ менә әкият аша нәниләр яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм тугрылык, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын ала. Нәкъ менә әкиятләр балаларга аңлаешлы итеп нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлата.
Балалар әкиятләрне «укырга» гына түгел, аларны күрсәтергә, иҗат итәргә һәм рәсем ясарга да яраталар. Балалар әкиятнең теге яки бу персонаж булып бик теләп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, әкият геройларын рәсемгә төшерделәр, кыска сәнгать әсәрләре буенча уеннар үткәрделәр, мультфильмнар карадылар. Балалар рәхәтләнеп әкиятләрдән, театраль курчаклардан, костюмнардан һәм башка реквизитлардан файдаланып, хәрәкәтле һәм сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар.
Тәрбиячеләр әкиятне яратырга һәм аның белән кызыксыну күрсәтергә өйрәттеләр.