22 июнь – Хәтер һәм искә алу көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

  Әлеге тарихи дата уңаеннан 22 июнь конне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Онытырга хакыбыз юк!” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Соңыннан фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International