20 июнь көнне Субаш авыл китапханәсендә зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәббәт тәрбияләү максатыннан "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм күзәтү үткәрелде. Наркомания-безнең тормышыбызга үтеп керүче иң куркыныч явызлыкларның берсе булып тора. Тәкъдим ителгән күргәзмәдә “Үзеңне һәм якыннарыңны бу бәладән ничек йолып калырга?”, “Наркоманнар әлмәгенә ничек эләкмәскә?” кебек сорауларга да җавап табарга мөмкин иде. Яшәү никадәр кызык! Спорт белән шөгыльләнү, бию, китаплар уку, бер-беребез белән аралашудан күпме рәхәтлек алырга мөмкин бит!