14 нче июнь көнне Баландыш мәдәният йортында, каникул чорында мәктәп каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән очрашу үткәрелде. Алар белән «Без бәхетле балалар!» дигән девиз астында күңелле уеннар һәм биюләр оештырылды.