17-18 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика этабы узды.

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Фестивальдә Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты. Ярышлар программасы буенча ГТО III-IV баскычында катнашучылар түбәндәге төрләрдә ярыштылар: йөзү, отжимание, алга наклон, йөгерү, урыннан сикерү, ГТО эстафетасы һәм тестлаштыру.

  Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта ОФП буенча Шәтке урта мәктәбе укучысы Диана Җәләева 2 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International