18 июнь көнне Үзәк бистәсендә урнашкан «Кояшкай» җәйге лагерында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстан республикасы турында без нәрсә беләбез?» дигән интеллектуаль уен үткәрде.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

«Кояшкай» мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге уенда бик актив катнашты. Биредә балаларны татар халкының тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштырудан тыш, республикабызда үзенең гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән күпмилләтле халыкның тыныч һәм тату яшәве, символлардагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләнде. Шулай ук Татарстан гимны тыңланды һәм флагы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International