“Эх ,ямьле син балачагым”

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Балаларны рәсем сәнгәтенә тарту,шулай ук, җәйге ялларын күңелле үткәрү максатыннан 16 июнь  көнне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә,  «Балачак» һәм  “Салават күпере” берләшмәләренә йөрүче балалар белән “Эх ,ямьле син балачагым” дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.Балалар чын рәссам шикелле асфальтка сүрәт төшерделәр.Акбур белән ясаган рәсемнәрдә – аларнынң гаиләләре,дуслары,яраткан уеннары,җәй бизәкләре һәм әлбәттә тынычлыкны чагылдырган ,барысына да нур сибүче кояш сурәтләнгән иде.Балаларның рәсемнәре берсеннән -берсе матур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International