2019 елның уңышын вакытында хәм сыйфатлы итеп җыйнап алу максатыннан, район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннары паркын хәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасын, амбар хуҗалыгын әзерләү бара.
Урып-жыю чоры – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Шуның өчендә, барлык ашлык җыю техникасы әзерлек сызыгында булырга тиеш, иң мөхиме игътибарны ашлык җыю комбайннарына хәм ашлык җыюда катнаша торган башка агрегатларга, ашлык җыю комбайннарын ике механизатор белән тәэмин итәргә хәм шулай ук, кирәкле запасчастьләрне алып кайтып, тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл итү тора. Шулай ук, иң мөхиме игътибарны амбар хуҗалыгы әзерлегенә – ашлык складларының әзерлегенә (чистарту, агарту, корткочларга каршы эшкәртү), ындыр табагындагы машиналарның әзерлегенә (ашлык киптерү, орлык чистарту линияларына хәм машиналарына) бирергә кирәк.