ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Шәтке  авылы китапханәсендә «Шигъриятнең һәйкәленә язлар һаман гөлләр китерә » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә шагыйрьнең тормыш драмасы һәм аның иҗаты турында сөйли. Укучылар Габдулла Тукайның ачы үзәне, аның рухи ватаны – Кырлай авылы турында беләләр, анда халыкка һәм туган җиргә мәхәббәт уяталар, аның бөек әсәрләре белән танышалар.

Өмәдә барлык коллектив  актив рәвештә катнашты. Бакчабыз яны бик матур, чиста булып калды. Тиздән бакча эшләре дә башланачак. Көннәр генә җылынсын, бакчада утырту эшләрен дә без һәр елдагыча, бердәм, бөтен коллектив белән башкарабыз.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Чарада балалар планетабызга янаучы глобаль экологик кризис, үсемлекләрнең һәм хайваннарның, әйләнә-тирә табигатьнең безнең саклауга мохтаҗ булуы турында белделәр. Табигать турында мәкальләр искә төшердек, табышмаклар чиштек һәм викторинада катнаштык.  Китапханә укучылары игътибарына «Без бары тик җирдә кунаклар гына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Теләче урта мәктәбендә «Урок Цифры» бөтенроссия чаралары кысаларында дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә балалар информацион технологияләр, проектлар белән таныштылар,   узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 

21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Әдәби кунакханә” дип аталган  әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Аш-су китаплары  буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар.  Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 8 китап укылды.

                                                                        

Бу конкурста безнең Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләре буенча Рахимова Айзия Ф. 2  нче урын яулады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез.

Акциянең темасы - “Бөтен дөнья –театр!». Театр елына багышланган бу кичә китап күргәзмәсе ярдәмендә Башкалабыздагы театрларга виртуаль экскурсиядән башланып китте. Балалар экскурсия барышында театрлар һәм аларның иҗаты, андагы актерлар белән якыннан таныштылар. Балалар кичә барышында “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Акция “Күңелле стартлар” уены белән тәмамланды.

Конкурс  3-5 яшькә, 10-14 яшькә, 15 яшьтән өлкәнерәк балалар арасында узды. Бүген комиссия аларга нәтиҗә ясады. Конкурс нәтиҗәләре 26 апрель көнне Теләченең ял паркында узачак шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк. Бу көнне балаларыбызның иҗади эшләре белән дә тулысынча күргәзмәдә таныша алырсыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International