Акциянең темасы - “Бөтен дөнья –театр!». Театр елына багышланган бу кичә китап күргәзмәсе ярдәмендә Башкалабыздагы театрларга виртуаль экскурсиядән башланып китте. Балалар экскурсия барышында театрлар һәм аларның иҗаты, андагы актерлар белән якыннан таныштылар. Балалар кичә барышында “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Акция “Күңелле стартлар” уены белән тәмамланды.