Матур жырларны, дәртле биюләрне халык яратып кабул итте.
Сезне яратучылар һәм яратучыларыгыз яманлыклардан сакласыннар, бернәрсә дә хатын-кыз бәхетен алып китмәсен. Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң изге теләкләр телибез! Бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы китапханэәсендә "Әни… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул!" исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.
11нче март көнне район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тутыру буенча семинар-укыту уздырылды.
Әлеге семинарның максаты - керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тутырганда хаталар булдырмау.
Балалар әниләрне, әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Бәйрәм балаларга, әниләргә, әбиләргә бик ошады.
7нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Ярмиева З. М.,рус халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру максатыннан,Май чабу бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен спорт ярышлары әзерләнгән иде, балалар бик теләп кыюлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар.Шулай ук балалар бергәләшлеп биеделәр,яз турында җырларжырладылар һәм рус халык уеннарын уйнап күңел ачтылар. Тәмле коймаклар авыз итү йоласыннан башканинди Май чабу бәйрәмеузсын инде!Бәйрәм, гадәттәгечә, пешекчеләребез әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймакларны ашау белән тәмамланды.
2019 елның 7 мартында Теләче муниципаль районы хатын-кызлар делегациясе, Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» традицион республика конкурсына йомгак ясауга багышланган, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында узган чарада катнашты.
3 марттан китапханәдә татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Еники әсәрләре үлемсез, анда үз асылыңа кайту бар” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады.