11нче март көнне район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тутыру буенча семинар-укыту уздырылды.
Әлеге семинарның максаты - керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тутырганда хаталар булдырмау.