ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аларның  хэтере үсә һәм диалогик сөйләмнәре ныгый.

15 февраля в рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности на территории выставочного центра «Казань Экспо» состоится региональный этап VII интеллектуальной игры «Начинающий фермер»  при поддержке Министерства сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан и ФГБОУ ВО «Казанский государственный аграрный университет

Анда Алабуга, Мамадыш шәһәрләреннән, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2019” смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар.

    Безнең 3нче балалар бакчасыннан рус теле буенча тәрбияче Сабирзянова Л.Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р.К. катнаштылар. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар , белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.

Әфган сугыше.... бу сүзтезмә СССР дигән  зур илдә яшәүче кешеләр тормышына 1979 елның 25 декабрендә керә.  2019 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә.

Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы  көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәттеләр. 

Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында «Муса Җәлил - мәңгелек йолдыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды: герой - шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә (1906-1944 еллар) күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар Муса Җәлил һәм аның дуслары турында дошман тылында һәм аларның фаҗигале һәлакәтен сөйли. Шунда ук Муса Җәлилнең туган телендә чыгарылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә.

13 февраль көнне район туган якны өйрәнү музеенда Совет солдатларының Афганистан җиреннән чыгарылуына 30ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.  Очрашуга волонтерлар һәм афган сугышы ветераннары чакырылды. Чарага килгән кунаклар Глимҗанов А. М., Нуртдинов Р. Р., Закиров Г. З. һәм Гилязиев И.Г. укучыларның  кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Анда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. 13 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Безнең хезмәт еллары һәм юллары” исемле очрашу үткәрелде.Чакырылган кунаклар авыл тормышы һәм тарихы белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бик күп кызыклы мәгълүматлар саклана торган "Авылым тарихы" дип аталган күргәзмәдәге папкалар һәм альбомнар белән таныштылар. Кеше китә - җыры кала. Бу дөньяда без яшибез икән,  без үз тарихыбызны белергә, үзебездән соң калган буыннарга аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф гадәтләрне яшь буынга тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиеш.

Хезмәт тәрбиясе - үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң мөһим якларының берсе. Теләче 2нче балалар бакчасының 1 нче кечкенәләр  төркемендә  тәрбияче Гайнуллина М.В. тарафыннан хезмәт тәрбиясе бирү буенча даими эш алып барыла. Хезмәт тәрбиясе  балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллауларын киңәйтә, кешенең хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, балаларны башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә өйрәтә.  Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле яклап кызыксынучанлыклары  киңәя.  Балалар  белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау  - бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Безнең “Кояшкай” балалар бакчасы балалары  Баландыш  төп мәктәбенә экскурсияга керделәр. Без тәрбиячеләр балаларда  китапка мәхәббәт тәрбиялибез, китап укуга кызыксыну уятабыз. Китапханәче Фәнүсә Габделбәровна безнең балаларны төрле китаплар белән таныштырды, әкиятләр укыды. Китапханәдә балаларга бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International