ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

9   нчы  февральдә  Теләче  авылы чаңгы базасында олылар һәм яшьләр арасында  район  чаңгы ярышлары булып узды.  Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары   чаңгы ярышларында  бик зур көч куйдылар, яхшы  нәтиҗәләргә ирештеләр,  җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

В республике за январь текущего года в промышленном секторе произведено 7 тыс. тонн мяса свиней в живом весе, что на 6% превышает показатель за аналогичный период 2018 года.

Бу чара "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дигән һөнәри осталык республика конкурсы кысаларында үткәрелде. Конкурста Баландыш төп  мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе  Гилазова Э.Р катнашып диплом белән бүләкләнде.

 

2019 елның 8 феврале көнне,  Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  Әфган сугышында батырларча һәлак  булган якташыбыз Миннегали Ногманов истәлегенә 2001 елда туган һәм  аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр  арасында 25 тапкыр татарча көрәш бәйгесе булып узды.

 Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары да актив  катнашып  команда 3 урынны яулады. Укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.

Бу чара "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дигән һөнәри осталык республика конкурсы кысаларында үткәрелде. Конкурста безнең мәктәпнең 6 сыйныф җитәкчесе Фадеев Р. С. җиңүче булды.
Шулай ук 9 нчы февральдә «Татарстан чаңгы юлы-2019» район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады.

Фестивальдә 16 яшьтән 35 яшькә кадәр авылыбыз яшьләре катнашты.Сәхнәдә авыл, капка төбе,туган як, яшьлек темасы өстенлек итте, татар халык җырлыры белән рәттән заманча җырлар яңгырады, милли һәм торле халык биюләрен тамашачы җылы кабул итте. Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчән яшьләребез чыгышын тамашачы җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.

Район мәдәният йортыннан конкурста Шайдуллин Илсур һәм Каримуллин Таһир чыгыш ясап дипломга лаек булдылар.

Барлыгы уеннарда 5 команда, 70 уенчы катнашты. Уеннын нэтижэлэре:Шэдке -Кибэхужа, счет 7:2, Тилэже - Алан счет 5:1, Максабаш -Мэтэскэ, счет 0:5 Судья - Ибраев И.К, баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International