ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар.Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

23 января на базе КФХ Айзетуллов прошло районное совещание по подведению итогов работы фермерских хозяйств в 2018 году. Отметим, что фермерские хозяйства прочно заняли свою нишу в аграрном секторе экономики района. В районе функционируют более 80 крестьянско—фермерских хозяйств, из них 17 семейных ферм. Эти КФХ не похожи друг на друга, каждый фермер выбирает то направление, которое ему ближе по духу. Но все они без исключения стараются грамотно работать и получают достойный результат.

Ассоциация фермеров, крестьянских подворий и сельскохозяйственных потребительских кооперативов Татарстана выдвинула делегатов для участия в работе съезда АККОР. Выдвижение кандидатов состоялось 23 января на расширенном заседании совета и президиума совета ассоциации, в котором принял участие заместитель Премьер-министра — министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов.

22 гыйнвар көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә совет балаларының яраткан  язучысы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 115 ел тулу уңаеннан, "Писатель, воин, патриот" дигән китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә язучының кызыклы вакыйгаларга бай булган тормыш юлы белән дә танышырга була иде.

Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балалар бик теләп рус телен өйрәнәләр. Балалар бакчасында шөгыльләрдә, режим моментларында рус телендә балаларның сөйләмен камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. балалар белән уен формасында шөгыльләр уздыра һәм рус телендә шигырьләр, бармак уеннары, әкиятләр өйрәтә.

  Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар рус теле шөгылендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче кыргый хайваннар турында сөйләштеләр. Хәзер инде бу төркемдәге балалар безнең илдә генә түгел, ә Африкада һәм Антарктидада яшәүче хайваннарның да исемнәрен рус телендә атый алалар.

Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин, китапханәчеләр, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби уку Ризаэддин Фәхреддининның тормыш юлы, видеоязма карау белән башланып китте. Алга таба Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең  11 сыйныф укучысы Ситдикова Гөләндәм Ризаэддин Фахретдинга багышланган презентация белән таныштырып үтте.  Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук китапханәдә “Кәгазь өстендә калган исем –бетмәс  гомердер” исемле китап күргәзмәсе, буклет, чакырулар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.

Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.  Авылда 2018 елда  мәдәният тормышы турында  китапханәче Гильмутдинова  Р.Ш. чыгыш ясады.

Урта Мишә авыл китапханәсендә театр тарихы, театр актерлары һәм драматурглар турындагы  китаплардан күргәзмә ясалды. Күргәзмә 3 бүлектән тора:  "Театр яктылыкка, нурга илтә...",  “Театр - серле дөнья”,  “Якташларыбыз зур сәхнәдә”. Татар кешесе элек-электән театрлар карарга, артистлар тормышы белән кызыксынырга яратучан халык. Барлык театр сәнгатен яратучы китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Теләче урта мәктәбендә ай саен рус һәм татар телләрендә мәктәп газетасы нәшер ителә. Иҗади яктан тупланган бер төркем укучылар материал туплау белән шөгыльләнә. Газетада мәктәп тормышындагы вакыйгалар, яңалыклар  яктыртыла. Шулай ук каләм тирбәтүче укучыларның иҗади эшләре дә газета битләрендә урын ала. 

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту безнең 3нче номерлы балалар бакчасында төп бурычларының берсе булып тора. Шуңа күрә һәр балага индивидуаль  якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз. Безнең балалар бакчасында  аякларга массаж ясый торган ковриклар бар. Шөгыльләрдә , йокыдан торгач безнең балалар аякларга массаж ясарга яраталар.Шулай итеп тә без сәламәтлек саклыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International